news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актаныш комбайнчылары район башлыгының премиясенә дәгъва итә ала

Һәр төрдә 5000 ц, 1000 ц, 15000 ц бөртеклеләр суктырган комбайнчылар экипажларын бүләкләнә.

Актаныш комбайнчылары район башлыгының премиясенә дәгъва итә ала
aktanysh-rt.ru/news/tema-dnya/dan-sia-aktanysh-igenchese-byel-da-aktanysh-kombaynchylary-m-mekhanizatorlary-rayon-bashlygyny-premiyasen-dgva-kyla-ala

(Актаныш, 7 август, "Татар-информ", "Актаныш-информ"). Актаныш районында бөртекле һәм кузаклы культуралар җыюда нәтиҗәле эшләүче комбайнчыларга һәм механизаторларга район башлыгының премияләре тапшырылачак. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Актаныш муниципаль районы авыл хуҗалыгы предприятиеләре комбайнчылары һәм механизаторлары арасында 2019 ел уңышын җыю чорында ярышлар үткәрү буенча карар кабул итте.

Җиңүчеләрне бүләкләү район башкарма комитеты тарафыннан расланган комиссия карары нигезендә, ике төркемдә башкарыла, премия күләме 1000 сум.

Беренче төркем: Мега-360, Мега 370, Акрос-595, 585, Нью-Холланд, Тукано-430, КЗС1218, Челленджер CH 647С, Массей Фергюссон-7347, Торум 750, Джон Дир 9660 маркалы комбайннарда эшләүче комбайнчылар.

Икенче төркем: Акрос-530, ДОН-1500, Джон Дир W540 маркалы комбайннарда эшләүче комбайнчылар.

Һәр төрдә 5000 ц, 1000 ц, 15000 ц бөртеклеләр суктырган комбайнчылар экипажларын бүләкләнә. Һәр җиде көн саен нәтиҗә ясала. Комбайнчылар акчалата премия белән бүләкләнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100