news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актаныш командасы мәгариф хезмәткәрләренең җәйге спартакиадасында икенче урын алды

Ярышларның финал өлеше 15 октябрьдә Саба районында үтте.

(Казан, 23 октябрь, "Татар-информ"). 15 октябрьдә өлеше Саба районында Мәгариф хезмәткәрләренең җәйге спартакиадасының финалы үтте.

Ярышларда бөтен республикадан килгән укытучылар, мәгариф идарәсе җитәкчеләре һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы командасы көч сынашты.
 
Ярышлар уздырганда район командалары ике төркемгә бүленде: укучылар 3500дән ким булган А төркеме һәм укучылар 3500дән артык булган Б төркеме.
 
Спартакиада  нәтиҗәләре буенча А төркемендә безнең районның мәгариф хезмәткәрләре командасы II урынга лаек булды, дип яза Актанышның мәгълүмат-мөхәррият үзәге сайты.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100