news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Актаныш кибетләренә сатуга сабагыннан яңа өзеп алынган кыяр чыкты

“Дуслык” ҖЧҖ дә беренче уңышны апрель башында ук җыйганнар

 кибетләренә сатуга сабагыннан яңа өзеп алынган кыяр чыкты, дип хәбәр итә ТР муниципаль районнары порталы.
Экологик яктан чиста продукция җитештереп, район халкын тәэмин итү йөзеннән эшли башлаган “Дуслык” ҖЧҖ дә бүген эш кайный. 4 га мәйданны биләгән теплицаның өч гектарында 26 нчы гыйнварда - кыяр, калган өлешкә 13 нче гыйнварда помидор утырткан булганнар. Кыяр инде өлгергән – беренче уңышны апрель башында ук җыйганнар. Бүген ул район кибетләренә чыгарылган, арткан өлеше исә Яр-Чаллы шәһәренә озатыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot