news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Актаныш көрәшчеләре сынатмый

Актаныш спорт мәктәбе егетләре II урынны яулады.

(Актаныш, 27 декабрь, "Татар-информ", "Актаныш таңнары", Гөлназ Хөҗҗәтова). Көрәш буенча Минзәлә шәһәре “Юбилейный” спорт мәктәбенең 10 еллыгы уңаеннан оештырылган команда беренчелегендә Минзәлә, Азнакай, Сарман көрәшчеләре белән бил алышып, Актаныш спорт мәктәбе егетләре II урынны яулап кайттылар, дип яза җирле басма.

2000-2001 елгы көрәшчеләр арасында Сабада узган ачык республика шәхси турнирында безнең спорт мәктәбеннән Фарис Хуҗин келәм батыры калды. Үз авырлык үлчәүләрендә Илназ Шәмсиев (Пучы), Айнур Мирзаянов (Актаныш), Салават Хәбетдинов (Иске Айман) III урынны яуладылар.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot