news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Актаныш көрәшчеләре Әлмәт шәһәреннән җиңү белән кайтты

Үз авырлык үлчәвендә Илназ Шәмсиев келәм батыры булып танылды.

(Актаныш, 4 декабрь, "Татар-информ", "Актаныш таңнары", Лилия Бәхтиева). Көрәш буенча дөнья чемпионы Булат Вәлиев истәлегенә багышлап, "Татнефть" кубогына Әлмәт шәһәрендә узган XII яшүсмерләр турнирында Актаныштагы Балалар иҗат үзәге көрәшчеләре дә катнашып, бик матур нәтиҗәләр белән кайтты. Бу турыда җирел басма яза.

Үз авырлык үлчәвендә Илназ Шәмсиев келәм батыры булып танылды, Салават Хәбетдинов - II, Салават Гыйлемов III урын яулады.

news_right_1
news_right_2
news_bot