news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Актаныш-информ" мәгълүмат үзәге районның почта хезмәткәрләрен хөрмәтләде

Почта бүлекчәләре арасында игълан ителгән бәйгедә беренче урынны 239 абуначене "Актаныш таңнары"на яздырган Яңа Әлем бүлекчәсе яулады.

"Актаныш-информ" мәгълүмат үзәге районның почта хезмәткәрләрен хөрмәтләде
aktanysh-rt.ru/

(Актаныш, 26 апрель, "Татар-информ", "Актаныш таңнары", Лилия Бәхтиева). Күркәм традиция буенча, "Актаныш-информ" мәгълүмат үзәге районда почта хезмәткәрләренең тырыш-нәтиҗәле хезмәтен хөрмәтләп, аларга бүләкләр тапшырды. 

Бу юлы 2019 елның беренче яртыеллыгына "Актаныш таңнары" газетасын иң күп яздыруга ирешкән почта бүлекчәләренә, хат ташучыларга Рәхмәт хатлары, бәһале бүләкләр тапшырылды. "Татмедиа" АҖнең "Актаныш-информ" филиалы җитәкчесе Руслан Усманов кулга-кул тотынышып эшләгән әлеге тармак вәкилләренә нәтиҗәле хезмәтләре өчен чиксез рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Почта бүлекчәләре арасында игълан ителгән бәйге нәтиҗәләре буенча, беренче урынны 239 абуначене "Актаныш таңнары"на яздырган Яңа Әлем бүлекчәсе яулады. Икенче урында - 157 язылучы белән Такталачык җирлеге почта бүлекчәсе. Өченче урынга 110 абуначене яздыруга ирешкән Чалманарат почта бүлекчәсе лаек булды.

Актаныш буенча иң күп яздыручы хат ташучылар булып, Нурия Басыйрова, Фидәния Зәкиева, Ландыш Сабировалар танылды.

100 хуҗалыкка кадәр булган авылларда хат ташучылар арасында Адайдан Дилбәр Хәбирова, Аккүздән Гүзәлия Шәйдуллина, Кәзкәйдән Разия Хисаевалар Рәхмәт хатларына һәм бүләкләргә ия булды.

100 хуҗалыктан күбрәк булган авылларда хат ташучылар арасында Яңа Әлем авыл җирлегеннән Рузалия Хамидуллина, Әлфинур Фаррахова, Такталачыктан Ләйсән Шакировалар җиңүче дип табылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100