news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Актаныш-информ” мәгълүмат үзәге райондагы почта хезмәткәрләрен бүләкләде

Хат ташучыларга Рәхмәт хатлары, кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

“Актаныш-информ” мәгълүмат үзәге райондагы почта хезмәткәрләрен бүләкләде
aktanysh-rt.ru/

(Актаныш, 6 август, "Татар-информ", "Актаныш-информ", Лилия Бәхтиева, ). “Актаныш-информ” үзәге райондагы почта хезмәткәрләренең тырыш-нәтиҗәле хезмәтен хөрмәтләп, аларга бүләкләр тапшырды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Мөхәррият һәр ярты ел саен хат ташучыларга шул рәвешле рәхмәт сүзләрен ирештерә, район сулышын яктырткан “Актаныш таңнары”н абуначеләргә җиткерүдә мөһим звено булып торган хезмәт ияләренә тагын да югарырак нәтиҗәләргә ирешү өчен стимул бирә.

Бу юлы 2019 елның икенче яртыеллыгына “Актаныш таңнары” газетасын иң күп яздыруга ирешкән почта бүлекчәләренә, хат ташучыларга Рәхмәт хатлары, бәһале бүләкләр тапшырылды. “Татмедиа” АҖнең “Актаныш-информ” филиалы җитәкчесе Руслан Усманов кулга-кул тотынышып эшләгән әлеге тармак вәкилләренә нәтиҗәле хезмәтләре өчен чиксез рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Почта бүлекчәләре арасында игълан ителгән бәйге нәтиҗәләре буенча, беренче урынны 245 абуначене “Актаныш таңнары”на яздырган Яңа Әлем бүлекчәсе яулады, икенче урында - 156 язылучы белән Татар Суыксуы җирлеге почта бүлекчәсе, өченче урынга 144 абуначене яздыруга ирешкән Качкын почта бүлекчәсе лаек булды.

Актаныш буенча иң күп яздыручы хат ташучылар булып, Нурия Басыйрова, Зөлфия Гәрәева, Фидәния Зәкиева, Гөлгенә Гәреевалар танылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100