news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актаныш игенчеләре республиканың 43 районы арасында алдынгылар рәтендә

Бүгенге көндә финиш сызыгына якынлашкан урып-җыю кампаниясендә Актаныш районы игенчеләре 151 мең тонна тулаем җыем алган.

Актаныш игенчеләре республиканың 43 районы арасында алдынгылар рәтендә
архив/Салават Камалетдинов

(Актаныш, 20 сентябрь, "Татар-информ",  "Аканыш таңнары").  Соң культураларны исәпкә алмый, бүгенге көндә финиш сызыгына якынлашкан урып-җыю кампаниясендә Актаныш районы игенчеләре 151 мең тонна тулаем җыем алып, республиканың 43 район арасында беренчеләрдән баралар, дип яза җирле басма.

Бездән кала беренче бишлектә - Арча, Сарман, Минзәлә, тәтешлеләр. Район күләмендә 1 гектардан 32,5 центнер уңыш җыеп алынган. Табигый шартлары бер булган 2016 елда әлеге санның 31 центнер гына тәшкил иткәнен дә исәпкә алырга кирәктер. Шулай ук, башка районнардагы кебек яңгырга тилмереп утырган чакларны да онытып булмас. Быел, шул сәбәпле, дистәләгән районнарда гадәттән тыш хәл игълан иттеләр. Әмма шушы кырыс шартларда да безнең игенчеләр тырыш хезмәт куеп Татарстан икмәгенә саллы өлеш кертә алдылар. Аларга ихлас күңелдән рәхмәт! “Актаныш игенчесе” исеменә тап төшерми, район данын еракларга таратып, алдагы хезмәтләрендә дә зур уңышларга ирешеп, тормыштан, хезмәттән тәм һәм ямь табып эшләргә, яшәргә язсын. Әлеге сүзләр барлык актанышлыларга исеменнән игенчелек үсешенә үз өлешен керткәннәрнең һәммәсенә барып ирешсен иде.

Бүгенге көндә игенчеләр алдагы ел уңышына нигез сала. Җир эшкәртүдә ихтияҗы булган мәйданнарның әлегә 83 прцентында хезмәт куелган. Терлекләргә азык әзерләү дә дәвам итә. Әлегә 18,2 тонна печән, 157 тоннадан артык сенаж, тулаем алганда бер шартлы малга 24,1 центнер азык берәмлеге хәстәрләнгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100