news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актаныш хуҗалыкларында яңача саву заллары урнаштырыла

Шул ук вакытта ремонт эшләре башкарыла.

(Актаныш, 8 июль, "Татар-информ", "Актаныш таңнары" ). “Башак” хуҗалыгының Яңа Әлем фермасында “Елочка” дип аталган яңача җиһазландырылган саву залын алар инде сынап карарга өлгергәннәр. 150 баш савым сыеры хәзер шунда, көтүгә чыгарылмыйча асрала. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Заманча ысул белән савуга күчү өметләрен аклый. Терлеккә дә, эшчегә дә уңайлыклар тудырылгангадыр, мөгаен, шушы төркемдә 1 сыерга уртача көнлек савым 20 литрдан кимеми. Савымчысы Гүзәл Әхмәтова республика сыер савучылар бәйгесендә беренче урынны яулады.

Шул ук вакытта ремонт эшләре башкарыла. 13 торакның бөтенесе дә чистартылган, дезинфекцияләнгән. Барысы да үз көчләре белән башкарыла.

Былтыр декабрь аенда файдалануга тапшырылган яңа торак каршысындагы икенче бер торак та яңача үзгәртеп корылачак. Бүген анда кызу эш кайный. “Елочка” саву залы булдырып, яңа төрле саву торагы итеп үзгәртеләчәк ул. Көзгә аны тапшыру планлаштырыла.

Иске Әлемдәге таналар торагын саву залына әйләндерергә ниятлиләр. Проекты эшләнгән инде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100