news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актаныш халкы бүген Яңа елны бергәләп каршы алды

Мәйданга җыелган җирле халыкны, район кунакларын Энгель Фәттахов якынлашып килүче бәйрәм белән тәбрик итте.

(Актаныш, 30 декабрь, "Татар-информ", "Актаныш таңнары", Лилия Бәхтиева). Бүген Актаныш районы халкы бергәләшеп Яңа елны каршы алды. Иртәнге сәгатьләрдән үк район үзәгендә башланып киткән ярминкә һәркемгә бәйрәм рухы, бәйрәм кәефе өстәде. Бу турыда район газетасы хәбәр итә.

Авыл хуҗалыклары, шәхси эшмәкәрләр актанышлыларга ит, май, мал кебек продукция тәкъдим итсә, авыл җирлекләре, район үзәгендәге белем бирү учреждениеләре, оешмалары бәйрәм ярминкәсен җыр-биюле тамашага әверелдерде. Район башлыгы җитәкчелегендәге махсус комиссия һәр ноктада булып, арадан иң-иңнәрне билгеләде.

Быел Актанышта Яңа ел алды чаралары шактый үзгә форматта үтте. Район хакимияте бинасы каршындагы мәйданда шат авазлар, җыр-моң тынып тормады. Бәйрәм мизгелләре Кыш бабайлар парады, атлар парады белән бизәлде. Йөзәрләгән Кыш бабайлар һәм Кар кызлары зур әйләнәдә биеде, халыкның кәефен күтәрде.

Мәйданга җыелган җирле халыкны, район кунакларын Энгель Фәттахов якынлашып килүче бәйрәм белән тәбрик итте. Һәркемгә сәламәтлек, имин еллар, уңышлар теләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100