news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Актаныш хәрби комиссариаты Башкортстанда хезмәт итүче солдатларны күреп кайтты

18 октябрь көнне монда татар ашлары көне үткәрделәр.

(Актаныш, 20 октябрь, "Татар-информ","Актаныш таңнары" , Гөлназ Хөҗҗәтова). Башкортстанның Чишмә районы Алкино-2 хәрби поселогында, 12нче санлы гвардия инженер-саперлык бригадасында Актаныш районыннан 10 егет хезмәт итә. 18 октябрь көнне монда татар ашлары көне үткәрделәр. Бу хакта район газетасы хәбәр итә.

Актаныш район хәрби комиссариаты һәм район җитәкчелеге үзенчәлекле бәйрәмгә матур бүләк ясады: милли ризыкларыбыз чәкчәк, кош теле һәм башка тәмле ризыклар алып, моңлы җырчыларыбыз белән хәрби частькә юл тотты.

Сый-нигъмәттән бар солдатлар да авыз итте. Актанышлылар исә, туган өй ризыгын ашаган кебек булдык, дип зур рәхмәтләрен җиткерделәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot