news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актаныш гимназиясендә укучылар чит илдә белем күтәрә алачак

Узган уку елында 15 укучы, Испаниядә ял итеп, инглиз телен камилләштергән иде.

Актаныш гимназиясендә укучылар чит илдә белем күтәрә алачак
aktanysh.tatarstan.ru

(Актаныш, 6 сентябрь, "Татар-информ", Ләйсән Тимерова). Актанышның сәләтле балалар өчен татар гуманитар гимназия-интернаты яхшы укучы балалар өчен чит илдә белем күтәрү мөмкинлеге бирә. Бу хакта район башлыгы Энгель Фәттахов белдерде.

Гимназия җәй буе дүрт юнәлештә эшләде:

  • Беренче юнәлеш буенча, укучылар, “Бүләк” ял һәм сәламәтләндерү лагеренда Россия төбәкләреннән килгән балалар белән бергә, ял барышында белемнәрен дә  арттырдылар. Алар монда олимпиадаларга да әзерләнде. Укучыларны Алабуга, Бөгелмә шәһәреннән килгән укытучылар укытты.
  • Икенче юнәлештә каралганча, КФУда белем алучы чит ил студентлары каникул вакытларында Актанышта инглиз телен өйрәтте.
  • Өченче юнәлеш шуннан гыйбарәт булды - “Талантлар университеты” укытучылары җәмгыятьтә социальләшү буенча балалар белән шөгыльләнде.
  • Дүртенче юнәлешне гимназия директоры Рузилә Гарипова гимназиянең миссиясе дип атады. Ул - чит төбәкләрдә, чит илдә яшәүче татарларны татар теленә өйрәтү.

Узган уку елында гимназиядә беренче тапкыр ел йомгаклары буенча укучыларның рейтингы чыгарылды. Иң югары балл алучы 15 укучы быел җәй Испаниянең Аликанте шәһәрендә ял итте – инглиз теленә дә өйрәнделәр, Испаниядә яшәүче татар балаларын татарчага да өйрәтте.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Энгель Фәттахов быел да рейтингта иң югары балл җыючы укучылар җәен чит илгә барачак, диде. Чит илгә бер барып кайту да укучының фикерләвен, дөньяга карашын үзгәртә, ди ул.

"Гимназияне ачу тантанасында катнашып, Президентыбыз Рөстәм Нургали улы да әлеге юнәлешне гимназиянең тарихи бурычларының берсе буларак ассызыклаган иде. Безнең төп максат - төпле, ныклы, нигезле тәрбия һәм белем бирү. Тормыш тиз үзгәрә, без шул тизлектә барып, дөнья югарылыгындагы яңалыкларны үзләштереп, үзебездә булдырып, белем бирәчәкбез киләчәктә дә. Август киңәшмәсендә дә сөйләштек, дөнья югарылыгында эшләүче галимнәрне чакырып фикерләштек. Гимназия бүген безне дә, ата-аналарны да тәрбияли. Биредә югары дәрәҗәдә фикер йөртүче укытучылар коллективы тупланган. Район җитәкчесе вазифаларын башкаручы буларак, шундый максат куелды, һәр мәктәпкә җитәкчеләребез ярдәм итә бүген. “Чишмә” агрофирмасыннан 100 мең сум күләмендә гимназиягә ярдәм күрсәтәм", - диде Энгель Фәттахов.

Узган уку елын тәмамлаучылар Казан, Чаллы, Ульяновск, Мәскәүдәге югары уку йортларының бюджет урыннарына укырга кергән. Быел бишенче сыйныфка 23 укучы керде. Яңа уку елында гимназиядә 22 укытучы белем бирәчәк. 8 тәрбияче гимназия кампусында балалар белән шөгыльләнә. Уку йортында Актаныш, Сарман районнарыннан, Чаллыдан, Башкортстанның Илеш, Белорецк районнарыннан, Екатеринбург, Оренбург шәһәрләреннән укучылар белем алачак. 

Узган уку елында дәүләт имтиханнарын югары баллга тапшырып, Казан, Чаллы, Ульяновск, Мәскәү шәһәрләре югары уку йортларына бюджет урыннарына укырга кергән гимназияне тәмамлаучылар. Быел бишенче сыйныфка 23 укучы укырга керде. Рәмилә Хаҗиева, Лилия Исламова - бишенчеләрнең сыйныф җитәкчеләре. Гимназиядә 22 укытучы балаларга белем бирәчәк яңа уку елында. 8 тәрбияче гимназия кампусында балалар белән шөгыльләнә. Татарстанның Чаллы, Сарман районнарыннан, Башкортстанның Илеш, Белорецк районнарыннан, Екатеринбург, Оренбург шәһәрләреннән килеп укучы балалар белән бергә Актаныш укучылары да биредә интернатта яшәп укый, көннең икенче яртысында өстәмә дәресләрдә белемнәрен арттырып, спорт белән шөгыльләнеп, милли гореф-гадәтләрне өйрәнеп, белем һәм тәрбия ала алар анда.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100