Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Актаныш гимназиясе быелгы уңышларын барлады
80 укучы гимназия җитәкчелеге һәм район Башкарма комитеты җитәкчесе Энгель Фәттахов тарафыннан дәрәҗәле бүләкләр белән хөрмәтләнде.
(Казан, 30 апрель, “Татар-информ”, "Актаныш таңнары", Лилия Бәхтиева). 28 апрель көнне Актаныш районында сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат быелгы нәтиҗәләрне барлаган. Бу хакта "Актаныш таңнары" хәбәр итә.
Ата-аналар җыелышы белән башланып киткән чара Ә. Афзалова исемендәге район мәдәният йортында дәвам иткән.
Ел йомгаклары буенча төрле өлкәләрдә иң югары нәтиҗәләргә ирешкән 80 укучы бу көнне гимназия җитәкчелеге һәм район Башкарма комитеты җитәкчесе Энгель Фәттахов тарафыннан дәрәҗәле бүләкләр белән тәбрикләнгән.
Гимназия тормышында актив катнашкан ата-аналарга әлеге белем бирү учреждениесе җитәкчесе Рузилә Гарипова Рәхмәт хатлары тапшырган.
Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернаты үз милләтен яратучы, илебезгә хезмәт итәрдәй татар зыялыларын тәрбияләү максатыннан ачылган иде. Кыска гына вакыт эчендә ул Актанышта гына түгел, чит төбәкләрдә дә танылуга иреште.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз