Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Актаныш герой-шагыйрь истәлегенә үткәрелә торган көрәш турнирын кабул итәчәк
2019 елда 55 еллык юбилеен каршы алучы М.Җәлил турниры Россиякүләм дәрәҗәгә чыгачак.
(Актаныш, 1 декабрь, "Татар-информ", "Актаныш - информ", Лилия Бәхтиева). 2019 елның февраль аенда, Актаныш районы Татарстанның иң дәрәҗәле бәйгеләрнең берсен - герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә үткәрелә торган көрәш турнирын кабул итәчәк. Нәкъ шушы уңайдан 29 ноябрь көнне хакимият бинасында район башлыгы җитәкчелегендә "түгәрәк өстәл" оештырылды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Киңәшмәгә кадәр Татарстан көрәш федерациясенең башкарма директоры Равил Хәйруллин Актанышның спорт объектларында булып, 500гә якын көрәшчене кабул итә алырлык залны билгеләде. Быел Муса Җәлил истәлегенә узучы турнир, 13-15 февраль көннәрендә, Актанышның "Лачын" боз-спорт сараенда үтәчәк.
Быелгы турнирның төп үзенчәлеге – 3 көн дәвам итәчәк республикакүләм бәйге Рәсәйкүләм турнирның башлангычы булачак. Шул рәвешле 2019 елда 55 еллык юбилеен каршы алучы М.Җәлил турниры Россиякүләм дәрәҗәгә чыгачак.
15, 16, 17 февраль көннәрендә Татарстан көрәшчеләре республика данын Актаныш келәмендә яклаячак. Турнирны кабул иткән район буларак, Актаныш та Рәсәйкүләм бәйгегә үз командасын кертү хокукы ала. Актанышлылар Татарстанның икенче командасы буларак чыгыш ясаячаклар.
Турнирга багышланган "түгәрәк өстәл"нең тәүгесе аның оештырылуына нигез ташы буларак ятты. Ике ай дәвамында мондый очрашулар даими кабатланып торачак, чөнки район башлыгы Энгель Фәттахов М.Җәлил турнирын иң югары дәрәҗәдә үткәрүне таләп итеп куйды.
Очрашу ахырында Татарстан көрәш федерациясенең башкарма директоры Равил Хәйруллин, район башлыгы Энгель Фәттахов белән берлектә, 12-13 октябрь көннәрендә "Ак Барс" көрәш сараенда Республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призына бил алышып, яхшы нәтиҗәләр күрсәткән Актаныш егетләрен тәбрик итте. Исемнәре Актанышның көрәш тарихына теркәләчәк келәм батырларына акчалата премияләр тапшырылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз