Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
"Актаныш гармуннары" фестиваленең барлык чыгымнарын тулысынча район үзе күтәрә
Фестивальнең икенче сюрпризы – татар тарихында беренче тапкыр гармунга һәйкәл ачылачак.
(Актаныш, 26июль, "Татар-информ", "Актаныш - информ", Лилия Бәхтиева). 27-28 июль көннәрендә Актаныш олуг кунакларны кабул итәчәк – Рәсәйнең 7 төбәгеннән гармунда уйнаучы осталар җыйнала бирегә. Самара өлкәсе, Удмуртия, Башкортстан республикалары, Киров, Төмән өлкәсеннән килгән 200дән артык гармунчы Актанышны моңга төрәчәк, дип яза җирле басма.
Гармун бәйрәменең иң кульминацион нокталары икенче көнгә планлаштырылган. Аның беренчесе - Актаныш авылы урамнарыннан (Тукай, Татарстан, Б.Дәүләт урамнары) фестивальдә катнашучы гармунчыларның җырлап, биеп узулары. Парадны Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесе Э.Н.Фәттахов әйдәп барачак. Энгель Нәвап улының башлап гармунда уйнавы үзе үк эксклюзив чыгыш булачагы көн кебек ачык.
Фестивальнең икенче сюрпризы – татар тарихында беренче тапкыр гармунга һәйкәл ачылачак. Әйе, әйе, "Актаныш гармуннары" Бөтенрәсәй татар гармунчылары фестиваленең истәлекле стеласы нәкъ менә Актаныш җирендә урын алачак. Фестивальне оештыручылар бәйрәм көненә кадәр стелланың нинди булачагын сер итеп саклый. Стелланың авторы районның Яңа Әлем авылы егете, тимер остасы Азат Сәрваров.
Гармунга ясалган һәйкәлне безгә сер итеп кенә күрсәттеләр. Аны тасвирларга сүз, матурлыгын сурәтләргә тел байлыгы җитми. "Актаныш гармуннары" Бөтенрәсәй татар гармунчылары фестиваленең истәлекле стелласын үз күзләрең белән күрергә кирәк. Мәңге тузмас гармунның бер өлешен интернет киңлекләренә урнаштырабыз. Һәйкәлне бөтен килеш 28 июль көнне "Актаныш басмалары" скверында күрергә мөмкин булачак.
Сүз уңаеннан, Бөтенрәсәй "Актаныш гармуннары" фестиваленең барлык чыгымнарын тулысынча Актаныш районы үзе күтәрә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз