news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"Актаныш гармуннары" фестивалендә гармунчылар парадын Энгель Фәттахов җитәкләде

Бәйрәм парадында Россиянең төрле төбәкләреннән килгән катнашучылар чыгыш ясады.

"Актаныш гармуннары" фестивалендә гармунчылар парадын Энгель Фәттахов җитәкләде
http://aktanysh.tatarstan.ru

(Актаныш, 28 июль, "Татар-информ", Энҗе Габдуллина). Кичә "Актаныш гармуннары" фестиваленең ачылыш тантанасындагы гармунчылар парадын Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов җитәкләде. Әлеге парадта танылган гармунчылар - Ринат Валиев, Инсаф Хабибуллин, Мирзанур Фарукшин, Илгиз Закиров һәм башкалар катнашты.

Бәйрәм парадында Россиянең төрле төбәкләреннән килгән катнашучылар чыгыш ясады.

Фестивальдә катнашучылар күп булу сәбәпле, алар бүлеп бирелгән вакытка сыеша алмадылар. Шуңа күрә бәйрәм концерты 18.00дә башланасы урынга, кичке җиделәр тулып киткәч кенә башланды. Бәйрәмне гармунчылар парады ачып җибәрде.

"Актаныш гармуннары" фестивале 27-28 июль көннәрендә район үзәгендә уза. Бәйрәмгә бүген кич йомгак ясалачак, иң яхшы гармунчыларга махсус бүләкләр биреләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot