news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Актаныш эшмәкәрләре район башлыгы белән очрашты

Район җитәкчелеге бүген эшмәкәрләргә юридик яктан да, белемнәрен үстерү, эшчәнлекләрен нәтиҗәле итү ягыннан да ярдәм итә.

Актаныш эшмәкәрләре район башлыгы белән очрашты
aktanysh-rt.ru/

(Актаныш, 30 апрель, "Татар-информ", "Актаныш таңнары", Лилия Бәхтиева). 29 апрельдә Актаныш районы Советының утырышлар залында урта һәм кече бизнес вәкилләре, шәхси эшмәкәрләр катнашында чираттагы киңәшмә оештырылды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов җитәкчелегендә айга бер тапкыр үтеп торучы мондый төр очрашулар әлеге тармак вәкилләре өчен мөһим чарага әверелде. Район җитәкчелеге бүген эшмәкәрләргә юридик яктан да, белемнәрен үстерү, эшчәнлекләрен нәтиҗәле итү ягыннан да ярдәм итә.

Эшмәкәрләрне борчыган сораулар уртага салып сөйләшенә, проблемалардан чыгу юллары табыла.

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгыннан, Татарстан Республикасы Эшмәкәрләргә ярдәм фондыннан чакырылган вәкилләр катнашындагы киңәшмә бүген дә бик җанлы барды. Чарага авыл башлыклары да чакырулы иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot