news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Актаныш егете Польшада өстәл теннисы ярышында Россия командасында беренче урын алды

Турнирда Россия, Польша, Кытай, Чехия, Таиланд, Литва, Украина, Словакия, Хорватия, Финляндия командалары катнашты.

Актаныш егете Польшада өстәл теннисы ярышында Россия командасында беренче урын алды
http://aktanysh-rt.ru/

(Актаныш, 8 ноябрь, «Татар-информ», «Актаныш-информ», Ләйсән Газизова). 2-6 ноябрьдә Польшаның Вроцлав шәһәрендә өстәл теннисы буенча Халыкара турнир булып узды. Россия данын яклап Татарстан теннисчылары командасы составында Актаныш егете Марат Солтанов та уенда уңышлы чыгыш ясады. 

Татарстан егетләре финал өлешендә хуҗаларны — Польша командасын җиңеп, I урын алды. III нче урында — Азия командасы.

Турнирда Россия, Польша, Кытай, Чехия, Таиланд, Литва, Украина, Словакия, Хорватия, Финляндия командалары катнашты.


news_right_1
news_right_2
news_bot