Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Актаныш егете Нургали Миңнеханов исемендәге теннис турнирында чемпион калды
Марат Солтанов Казан теннисчысы белән финалда Мәскәүдән килгән уенчыларны парлы беренчелектә отуга иреште.
(Актаныш, 20 март, «Татар-информ», «Актаныш-информ», Ләйсән Газизова). 18-20 март көннәрендә Сабада РСФСРның һәм Татарстанның атказанган урманчысы Миңнеханов Нургали Миңнехан улы истәлегенә багышланган өстәл теннисы буенча Бөтенроссия ярышы узды. Турнирда Актаныш егете, теннис буенча күптөрле бәйгеләр җиңүчесе Марат Солтанов катнашты.
Марат кулдашы, Казан теннисчысы белән финалда Мәскәүдән килгән уенчыларны парлы беренчелектә отуга иреште. Шулай итеп, ул мәртәбәле турнир чемпионы исемен яулады.
Спортчыларны Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов hәм Россия президенты ярдәмчесе, Россиянең өстәл теннисы федерациясе җитәкчесе Игорь Левитин котлады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз