news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Актаныш егете Курскида Россия чемпионы булып танылды

Актаныш егете Ирек Мөхәммәтов 3000 метрга йөгереп, җиңүгә ирешкән.

(Актаныш, 5 август, "Татар-информ", "Авыл таңнары", Лилия Бәхтиева). Курскидагы ярышларда Актаныш егете Россия чемпионы исеменә лаек булды, дип яза җирле басма.

XII Бөтенроссия җәйге авыл спорт уеннарында полиатлон буенча да Татарстан командасының нәтиҗәләре мактауга лаек. Актаныш егете Ирек Мөхәммәтов 3000 метрга йөгереп, җиңүгә ирешкән.

Ирекнең җиңүләре моның белән генә чикләнмәгән. Ул тартылу (подтягивание), гимнастика һәм винтовкадан атуны үз эченә алган көрәштә иң яхшы нәтиҗә күрсәткән һәм абсолют җиңүче статусына ия булган. Әлеге җиңү Ирек Мөхәммәтовка Россия чемптоны дигән дәрәҗәле исем дә китергән. 

news_right_1
news_right_2
news_bot