news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актаныш башлыгы Энгель Фәттахов мәктәп балалары агулану турында аңлатма бирде

Актаныштагы 2 нче номерлы гомуми урта белем бирү мәктәбендә укыган 19 бала ризык ашап агуланган дип фаразлана.

Актаныш башлыгы Энгель Фәттахов мәктәп балалары агулану турында аңлатма бирде
Рамиль Гали/архив

(Казан, 6 сентябрь, "Татар-информ"). Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов мәктәп укучылары агуланып хастаханәгә китерелү турында "Татар-информ"га аңлатма бирде. 

"Бу факт буенча районның гадәттән тыш хәлләр комиссиясенең утырышы узды. Хәзер балалар кирәкле медицина ярдәмен ала. Башлангыч диагноз - гастроэнтеритның кискен формасы. Прокуратура районга килгән Роспотребнадзор белгечләре белән бергә тикшерү алып бара. Тикшерү нәтиҗәләре буенча балалар сәламәтлегенә куркыныч тудырган кешеләргә карата катгый чаралар күреләчәк. Моннан тыш, барлык белем бирү учреждениеләре дә тикшереләчәк. Көн азагына күпчелек балалар хастаханәдән чыгар дип көтәбез. Кирәкле медицина ярдәмен күрсәтү шәхсән минем контрольдә", - диелә район башлыгы Энгель Фәттахов аңлатмасында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100