news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Актаныш балалары Халыкара конкурс-фестивальдә җиңү яулаган

Талантлы балаларны бәйгегә әзерләгән укытучыга Рәхмәт хаты тапшырылды.

Актаныш балалары Халыкара конкурс-фестивальдә җиңү яулаган
aktanysh-rt.ru/news/mdniyat/aktanysh-talantlary-vesennie-vykrutasy-khalykara-balalar-m-yashlr-konkurs-festivalennn-i-beln

(Актаныш, 26 март, "Татар-информ", "Актаныш таңнары", Лилия Бәхтиева). Казанда узган "Весенние выкрутасы" Халыкара балалар һәм яшьләр конкурс-фестивалендә актанышлылар бер кочак җиңү белән кайтты. Бу турыда район газетасы хәбәр итә.

Балалар сәнгать мәктәбеннән Әминә Зиннурова, Мансур Белоусов, Ильмир Заһретдиновлар үз яшь төркемнәрендә “Эстрада вокал-соло” номинациясендә I дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдылар.

“Тамчы” вокал-ансамбле һәм Айваз Галимов белән Ильмир Заһретдиновларларның дуэты “Эстрада вокал-ансамбль " номинациясендә шулай ук I дәрәҗә лауреат булып танылды.

Талантлы балаларны бәйгегә әзерләгән “Актаныш районы балалар сәнгать мәктәбе” өстәмә белем бирү муниципаль бюджет мәгариф учреждениесе педагогы Лилия Мостафинага Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары имзалаган Рәхмәт хаты тапшырылды. 

news_right_1
news_right_2
news_bot