news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актаныш авылының кайбер урамнарында автомобиль хәрәкәтен чикләү вакыты озынайтылды

Хәрәкәт туктатыла торган участокта иминлекне Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлегенә хезмәткәрләре тәэмин итә.

(Казан, 4 гыйнвар, "Татар-информ"). Яңа ел бәйрәмнәре уңаеннан, массакүләм мәдәни чаралар үткәргәндә куркынычсызлыкны тәэмин итү максатында, Актаныш муниципаль районының Актаныш авыл башкарма комитеты кайбер урамнарда автомобиль хәрәкәтен чикләү вакытын озайтты. Бу турыда районның рәсми сайтында хәбәр ителә.

2020 елның 3 гыйнварыннан (төгәл вакыты төнге 01.00 сәгатьтән ) 5 гыйнварга кадәр (төгәл вакыты көндезге 12.00 сәгатькә кадәр ) түбәндәге урамнарда автотранспорт хәрәкәте чикләнә, диелә бу хәбәрдә.

  • Кунакханә бинасы артындагы чаттан Тынычлык проспекты буенча Үзәк стадион стоянкасына кадәр;
  • Ленин проспектында район Хакимияте каршындагы мәйданда.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100