news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Актаныш авылында референдум узачак

Брифингта 2019 елда үзара салым акчасына башкарылган эшләр, 2020 елга планнар хакында сөйләштеләр.

Актаныш авылында референдум узачак
aktanysh-rt.ru

(Актаныш, 20 ноябрь, "Татар-информ", "Актаныш таңнары" ,Филиза Сәлахова). 24 ноябрьдә халыкның үзара салымга карата мөнәсәбәтен белү өчен Актанышта референдум узачак. Брифингта шул хакта сөйләделәр. Бу турыда район газетасы хәбәр итте.

Актаныш районы Советының кече утырышлар залында “Актаныш авылында халыктан кергән сорауларның дәүләт программалары һәм үзара салым ярдәмендә чишелеше” дигән темага брифинг узды.

Район Советы рәисе урынбасары Рәйхан Галимҗанова җитәкчелегендә узган сөйләшү 2019 елда үзара салым акчасына башкарылган эшләр, 2020 елга планнар хакында барды.

Актаныш авыл җирлеге башкарма комитетының элекке җитәкчесе Илшат Шәрәпов һәм хәзерге җитәкчесе Илһам Шәмсуновның чыгышлары максатчан җыемның тотылышы турында иде.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Руслан Гарипов халыкны борчый торган юл, ут, су, газ мәсьәләләренең дәүләт программалары нигезендә чишелешен сөйләп аңлатты.

Референдумда барысы 7 сайлау участогында тавыш бирү үтәчәк. Анда 7300 сайлаучы катнашыр дип көтелә. Әлеге кампаниягә 110 агитатор җәлеп ителгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot