news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актаныш авылы ветераннар командасы өлкәннәр спартакиадасында җиңде

Дәрәҗәле икенче урынга Киров авыл җирлеге өлкәннәре лаек булды, өченче урын Иске Байсар ветераннарына бирелде.

(Актаныш, 10 октябрь, "Татар-информ", "Актаныш таңнары", Лилия Бәхтиева). Актанышта өлкәннәр спартакиадасы үтеп, ул өченче буын вәкилләре арасында спорт буенча иң көчле җирлек ветераннарын билгеләде, дип яза җирле басма.

Ару-талу белмәс өлкәннәр бүген яшьләргә матур үрнәк күрсәтте: бер генә спорт төрен дә ятсынып тормады алар. “Дулкын” бассейнын колачлап йөзделәр, “Актаныш” спорткомплексын дер селкетеп башка төр ярышларда катнаштылар.

Спартакиада ахырында шәхси һәм команда беренчелегендә җиңүчеләр билгеләнде. Җиңүче өлкәннәрне, командаларны Актаныш районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Л.Ф.Нурлыева, ТРның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Актаныш муниципаль районы буенча җитәкчесе Л.Ф. Бариева, район ветераннар советы рәисе Н.Н. Нурлыев, “Бердәм Россия" сәяси партиясенең Актаныштагы җирле бүлекчә җитәкчесе З.Г. Исламовалар бүләкләде. Аларга Грамоталар һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.

Җирлекләр арасында, быел да иң көчле ветераннар командасын Актаныш авылы тәкъдим иткән булып чыкты. Дәрәҗәле икенче урынга Киров авыл җирлеге өлкәннәре лаек булды. Гомуми нәтиҗәләр буенча, өченче урын Иске Байсар ветераннарына бирелде диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100