news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актаныш авылларына асфальт юл салына

70 кешелек Мерәс авылы юлы да рәсми рәвештә кулланылышка тапшырылды.

(Актаныш, 21 октябрь, "Татар-информ", "Актаныш таңнары").  Районда гомуми озынлыгы 1044 км дан артык юл рәсми исәптә санала. Быел федераль юл төзелешләре безнең җирлектә алып барылмый. Шулай да региональ юллар программасы, муниципаль юл фонды аша ниятләнгән төзелешләр аз түгел. Ел саен бер авыл асфальт юл белән тоташтырыла. Бу – республика һәм район җитәкчелегенең игътибары, тырышлыгы нәтиҗәсе. Шушы максат алга таба да актуальлеген югалтмый, дип яза җирле басма.

Быел Татарстанда 27 авылны асфальт белән тоташтыру бурыч итеп куелган иде. Шушы исемлектә безнең Мерәс авылы да бар – ул федераль максатчан программага кертелгән.

Елга йомгак ясарга санаулы гына вакыт калганда, ниһаять, 70 кешелек Мерәс авылы да юллы булу бәхетен татыды. Кызу темплар белән башланып киткән юл төзү эшенә бүген, 20нче октябрь көнне, нокта куелып, ул рәсми рәвештә кулланылышка тапшырылды.

Рәсми чарада район башлыгы Фаил Камаев, "Татавтодор" ачык акционерлык җәмгыятенең Минзәлә филиалы директоры Марат Сәмигуллин, ГКУ "Главтатавтодор" оешмасының Актаныш кураторы Камил Фәрдиев, "Татавтодор" хезмәткәрләре, авыл халкы катнашты.

Чара кысаларында "Татавтодор" оешмасы җитәкчесе Марат Сәмигуллин оешма хезмәткәрләренә эшләгән эшләре өчен рәхмәт сүзләре ирештереп, аларга Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырды.

Шәриптән Мерәскә кадәрге 4,4 км юлны киңәйтеп, каты өслек белән түшәү өчен 95 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгән иде. Ике авылның да үзәк урамнары каты өслек белән түшәлде.

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100