news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Актаныш авыллары җирлекләре хисап тотарга әзерләнә

Беренче хисап җыелышы 20 гыйнварда башланачак.

(Актаныш, 15 гыйнвар, "Татар-информ", "Актаныш таңнары", Лилия Бәхтиева). Елдагыча яңа елга аяк баскач, район җирлекләрдә халык белән очрашу җыеннары башлана. Актанышта беренче хисап җыелышы 20 гыйнварда башланачак. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Җыеннарда авыл башлыклары, хуҗалык рәисләре узган елгы эшчәнлек буенча хисап тотачак, халыктан кергән сорауларга җаваплар биреләчәк.

Быел районда халык белән очрашулар үзгәрәк форматта үтәр дип ниятләнә. Район башлыгы Энгель Фәттахов җитәкчелегендәге команда авыл җирлекләрендә булып, шәхси сектордагы эшмәкәрләрнең көнкүреше белән танышачак, очрашулар барышында авыл халкына бүгенге дәүләт программалары буенча тулы мәгълүмат биреләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot