Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Актаныш авыллары башлыклары һәм эшмәкәрләр сөт җыю бәясе турында сөйләштеләр
Якын киләчәктә сөт вәзгыятенең нинди юнәлеш алуы халыктан һәм эшмәкәрләрдән торачак.
(Актаныш, 15 гыйнвар, "Татар-информ", "Актаныш таңнары", Лилия Бәхтиева). Актаныш районы халкын шактый борчылырга мәҗбүр иткән сөт мәсьәләсе бүген хакимият бинасына авыл башлыклары белән сөт җыючы шәхси эшмәкәрләрне җыйды. Җирлекләрдәге халык алдында сөт сәясәте өчен җавап тоткан әлеге ике звено вәкиле район башлыгы Энгель Фәттахов белән очрашу барышында вәзгыятьне уртага салып сөйләшеп, алтын урталыкны эзләде. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Сөтчелекнең район яшәешен тәэмин итүдәге әһәмияте әйтеп бетергесез зур. Узган елда гына да Актаныш әлеге тармактан якынча бер миллиард сумлык керем алуга ирешкән. Бүген район хуҗалыклары уртача 159 тонна сөт җитештерә, бу санга шәхси секторлардагы 17-18 тонна продукцияне дә өстәсәң, акчаның күктән төшмәгәне яхшы аңлашыла.
Бүгенге көндә Актаныш районының шәхси хуҗалыкларыннан 25 эшмәкәр сөт җыю белән шөгыльләнә. Араларында халык белән килешеп эшләүчеләре дә, хәләл сөткә уч тутырып акча түләүчеләре дә, түбән бәя белән сөт җыеп, халык алдында абруен югалтучылар да бар.
2018 елда Актаныш районы буенча сөтнең литрына уртача 15 сум 64 тиеннән исәп ясаган. “Таң” җәмгыяте аны 17,05 сум белән кабул итсә, шәхси эшмәкәр Фәхертдинов сөтне 17 сумга алган. Шул ук вакытта районның уртача күрсәткечләреннән дә түбәнрәк бәягә исәп ясаучылар да юк түгел. Андыйларны саны дистәдән артып китә.
Сөт җыючыларга да бернинди чикләүләр куелмый. Алар алга таба хезмәтләрен үзләренчә башкаруны дәвам итәчәк. Актаныш районы хакимияте бары тик сөткә нормаль бәядән исәп ясалуны тели. Бүгенге очрашуда эшмәкәрләргә бу позиция үтемле итеп аңлатылды.
Якын киләчәктә сөт вәзгыятенең нинди юнәлеш алуы халыктан һәм эшмәкәрләрдән торачак. Әмма сөт бәяләре ай саен чагыштырылып барачагына шик юк. Алтын урталык та барыбер табылачак кебек, чөнки Энгель Фәттахов Актаныштагы сөт сәясәтен көйләүне абруй эше дип атады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз