Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Актаныш авыл җирлекләре арасында волейбол буенча җиңүче командалар билгеле булды
Командаларга диплом, медаль, кубок һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
(Актаныш, 17 декабрь, "Татар-информ", "Актаныш таңнары", Лилия Бәхтиева). Быел Актаныш үзәгендәге оешма-предприятие командалары башлап җибәргән волейбол ярышларын авыл җирлекләре кабул итеп алган иде. Ниһаять, бүген әлеге спорт төре буенча көчлеләр ачыкланып, нәтиҗәләр ясалды.
Актаныш районында волейбол чемпионаты иң элек зоналарга бүлеп оештырылып, Иске Богады, Пучы,Татар Суксу зоналары командалары “Иман” һәм универсаль спорт комплексында уен күрсәтте.
Һәр зонадан финалга чыккан икешәр команда исә бүген үзара көч сынашып, җиңүче команданы ачыклады.
Исәп буенча беренче урынны Иске Богады авыл җирлеге командасы яулады. Икенче урында – Пучы волейболчылары. Призлы өчлекне Чалманарат командасы йомгаклады. Дүртенче урында – Яңа Әлем, бишенчедә – Татар Суксу, алтынчыда – Иске Байсар, җиденче урында – Актанышбаш, сигезенче урында Иске Сәфәр волейбол командасы.
Җиңү яулаган һәм катнашкан командаларны район башлыгы урынбасары Рәйхан Галимҗанова белән районның волейбол федерациясе рәисе Ильяс Мирзаяновлар тәбрик итте. Командаларга диплом, медаль, кубок һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Бүләкләрне алуга иганә ярдәмен Ильяс Мирзаһитов күрсәткән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз