news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“Актаныш агрегат заводы” тормоз колодкалары гына түгел, киләчәктә башка детальләр җитештерүне дә күзаллый

“Актаныш агрегат заводы” тормоз колодкалары гына түгел, киләчәктә башка детальләр җитештерүне дә күзаллый

(Казан, 31 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында “Татарстанда заманча кооперация һәм аны тирәнәйтү юллары” темасына багышланган “түгәрәк өстәл” утырышы узды.

Сәнәгый үсеш алган җитештерү базаларының булмавы, авыл хуҗалыкларында аз кешеле технологияләр кертү, кечкенә шәһәрләрдә һәм торак пунктларда хезмәткә сәләтле халыкның мәшгульлеге проблемасын китереп чыгара. Нәтиҗәдә квалификацияле эшче көчләр миграциясе барлыкка килә. Бүгенге көндә Татарстанның эре предприятиеләре җитештерүчәнлегенең аерым тармаклары районнарда тамыр җәя башлады. Бу юнәлештә Актанышта “КАМАЗ” ААҖ автомобильләре өчен тормоз колодкаларын җитештерү проектын мисалга китерергә була. Аның ни рәвешле сафка басканлыгы хакында “түгәрәк өстәл” утырышында “Актаныш агрегат заводы” ЯАҖ директоры Ришат Анамов бәян итте.

Фикер алышуга шулай ук Татарстанда сәнәгать үсешенә битараф булмаган җитәкчеләр – ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының машина төзелеше бүлеге башлыгы Алексей Тайбинский, ТР җитештерү субконтрактациясе үзәге директоры Алексей Субботин, Яшел Үзән шәһәренең “Регал” ассоциациясе генераль директоры, “Полюс-Альфа” җитештерү-коммерция фирмасы” ҖЧҖ директоры Александр Тихонов, әлеге фирманың үсеш буенча директор урынбасары Владимир Ананченко, “Казан электр приборы” заводының коммерция директоры Дмитрий Коновалов, “Казан төгәл машина төзелеше” заводының финанс һәм сату бүлеге башлыгы Гомәр Җәләлетдинов катнашты.

Ришат Анамов иң элек Актанышның авыл хуҗалыгы районы булуын исәпкә алганда, анда яңа сәнәгый җитештерүчәнлекне ачып җибәрү мәсьәләсендә тирән эзләнүләр барганлыгын ассызыклап үтте. Аның сүзләренә караганда, “КАМАЗ” ААҖ һәм район администрациясе вәкилләре Чехиягә барып, зур булмаган авыл җирлекләрендә җитештерүчәнлек урнаштыру шартлары белән танышып, чит илнең тәҗрибәсен өйрәнеп кайта. Шулай итеп, Актанышта тормоз колодкаларын җитештерә башлауга бу сәфәр бер этәргеч була. “КАМАЗ” яңа конструкциягә мохтаҗ иде, безнең җитештерүчәнлекне башлап җибәрүгә шәхси чыгымнарыбыз тотылу, читтә партнерлар булдыру белән “КАМАЗ” оешмасы отты дияргә була”, - дип белдерде Ришат Анамов. “Инженеринг компаниясен эзләү дә шактый вакыт таләп итте. Нәтиҗәдә, Ижау компаниясе Актаныш заводында җитештерүчәнлекне киңәйтүдә технологияләрен тәкъдим итеп, кадрлар әзерләүне үз өстенә алды. Кредит алып, җиһазларга заказ бирде. Ул компания чын мәгънәсендә безнең мөмкинлекләргә ышанды”, - ди завод директоры.

Ришат Анамов әйтүенчә, җитештерүчәнлек проекты “КАМАЗ” ААҖ нең коелма колодкаларга 50 процент ихтыяҗын каплауга исәпләнгән. Оешма җитәкчесе 2007 елның февралендә үзләштерелә башланган җитештерүчәнлекнең апрель аенда үсеш алып китүен билгеләп үтте. “Хәзерге вакытта җитештерүчәнлек потенциалын арттыруны күз алдында тотабыз. Коелма колодкалар ясау буенча “КАМАЗ” заказлары үтәлеп бара, киләчәктә иң зур проект куәтлелегенә чыгуны ниятлибез. Бер төр продукция җитештерү белән генә чикләнеп калырга уйламыйбыз, тагын башка детальләр әзерләүне үзләштерү өстендә эшли башладык. Бу эшче урыннар да артачак дигән сүз”, - дип белдерде Ришат Анамов әңгәмә барышында. “Сәнәгый җитештерүчәнлек мәйданына өстенлек бирелү районның социаль-икътисади халәтендә уңай чагылыш тапты. Хәзер квалификацияле яшь кадрлар да шәһәргә китү ягын карамый, алар авыл җирлегендә дә акча эшләү тәмен белделәр”, - ди ул. Ришат Анамов тормоз колодкаларын җитештерүдән гыйбарәт булган проектның беренче этабы нәтиҗәле гамәлгә ашырылуын белдереп, киләчәктә проектның икенче этабы да уңышлы кичереләчәгенә өметләрен баглады.

“Актаныш агрегат заводы” ААҖ елына 18 мең деталь җитештерүне фаразлый. 48,1 миллион сум күләмендә инвестиция салынган проект үзен өч ел эчендә аклар дип ниятләнә. Проектның биш елга каралган чиста кыйммәте 32,2 миллион сумнан гыйбарәт. Колодкалар әзерләүне күзаллаган проект нигезендә, җитештерелгән продукциядән елына 147 миллион сум күләмендә табыш алу ниятләнә.

Республикада сәнәгать потенциалы үсеше мәсьәләсе буенча Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев тә сентябрь аенда республика киңәшмәсен уздырган иде. Ул вакытта Илбашы: “Миңа эшче көчләр җитми дигән зарлар башка яңгырамасын иде. Бер генә яңа эшче кул пәйда булса да, моңа сөенеп, шунда ук аны яңа җитештерү предприятиесенә яхшы вазифага билгеләү ягын кайгыртырга кирәк. Татарстанда эшсезлек төшенчәсе хакимлек итә алмый”, - дигән иде. Республика җитәкчесе яңа җитештерүчәнлек зоналары сафын киңәйтергә теләүчеләргә хәер-фатихасын биргән иде. Бүгенге очрашуда бу өлкәдә ирешелгән казанышлар буенча тәҗрибә уртаклашуны да, респубика Президенты әмерен үтәүдә бер адым дип уйларга кирәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot