Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Актаныш 2017 елның беренче икмәген каршы алды
Ашлык кабул итү предприятиесенә иген илткән беренче көнне халык телендә элек-электән, зурлап, Кызыл олау дип атаганнар.
(Актаныш, 9 август, "Татар-информ", "Актаныш таңнары"). 9 август көнне район үзәгендә урып-җыюның тәүге тантанасы – кырлардан төшкән икмәкне каршы алган Кызыл олау бәйрәме узды, дип яза җирле басма.
Ашлык кабул итү предприятиесенә ашлык илткән беренче көнне халык телендә элек-электән, зурлап, Кызыл олау дип атаганнар. Ел буе икмәк чәчеп, җыеп алуда фидакарь хезмәтен куйган авыл халкы аны аеруча көтеп ала. Гомер-гомергә икмәк үстерү белән дан алган Актаныш игенчеләре өчен исә ул гаять әһәмиятле. Шунлыктан әлеге чара быел да зур оешканлык белән район үзәгендә быелгы ел ашлыгыннан пешерелгән ипидән авыз итү белән башланып китте.
Икмәктән кадерле нәрсә юк. Аның кадере бәхәссез. Бәйрәмдә сүз алган район башлыгы Фаил Камаев та, моны асссызыклап, игенчеләргә үзенең рәхмәтләрен җиткерде.
Быел да район, республика үсешендә Актаныш икмәге мөһим роль уйнасын иде дигән теләктә калабыз, диелгән район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз