news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Актанышбаш авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчелеге халыкны яңа бинада кабул итә башлый

Актанышбаш авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчелеге халыкны яңа бинада кабул итә башлый
Фото: © Руслан Усманов

Актанышбашта авыл җирлеге башкарма комитеты яңа бинага күчте. Җитәкчеләрне өй туе белән котларга «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы» ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин да килде. Тантаналы чарада Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин катнашты. Бу хакта «Актаныш» сайтында Ләйсән Газизова яза.

Актаныш районында «Җирле үзидарә биналарын төзү һәм төзекләндерү» программасы ярдәмендә өч яңа бина төзелде, дүрт бинага капиталь ремонт ясалды.

»Әлеге яңарыш өчен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка, Республика Хөкүмәтенә зур рәхмәт! Киләчәктә тагын шуның кадәр авыл җирлеге биналарын яңартырга уйлыйбыз», - диде бәйрәм чарасында Ленар Зарипов.

Фото: © Руслан Усманов

news_right_1
news_right_2
news_bot