news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Актаныш яшьләре татар КВН лигасының финал уеннарында чемпион булган

Актаныш яшьләре татар КВН лигасының финал уеннарында чемпион булган
"Актаныш"

«Әйдә шаяРТ» татар КВН лигасының финал уеннарында Актаныш яшьләреннән төзелгән команда чемпион калды. Бу хакта «Актаныш» сайтында хәбәр ителә.

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Шаяннар һәм тапкырлар клубы, Яңа гасыр телеканалы тарафыннан оештырыла торган «Әйдә шаяРТ» татар КВНы халкыбыз арасында көннән-көн популярлаша бара.

Быелгы финал уеннарында республиканың иң көчле командалары Арчаның «Кычыткан», Сабаның «Саба егетләре», Актанышның «Нәмәкәй», «Тукай районы җыелма командасы» чыгыш ясады. Танылган артистлар жюрилык иткән бәйгедә район талантлары иң югары балл җыйды, тамашачыларга да Актаныш яшьләренең тапкыр сүзләре, көлкеле шаяртулары, гомумән юморлы чыгышлары бик ошады.

«Нәмәкәйләр»ебез лаеклы рәвештә чемпион исемен яулады. Егетләребезне чын күңелдән уңышлары белән тәбрик итәбез, иҗади ялкыныгыз дәвамлы булсын!» – диелгән хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot