news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Актаныш янында фурага бәрелгән микроавтобус йөртүчесе үлгән

Актаныш янында юл кырыенда туктап торган фурага килеп бәрелгән микроавтобус йөртүчесе үлгән. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча матбугат хезмәте хәбәр итә.

М7 юлында Toyota микроавтобусының туктап торган Mercedes йөк машинасына бәрелүе турында хәбәр ителде. Медиклар һәлакәт урыныннан микроавтобус йөртүчене һәм 3 пассажирны хастаханәгә алып киткән иде.

Полициядә хәбәр итүләренчә, алган җәрәхәтләрдән йөртүче үлгән. Хәзер Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре авария килеп чыгу сәбәпләрен тикшерә.

news_right_1
news_right_2
news_bot