Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Актаныш хатын-кызлары хәрбиләргә җибәрү өчен өй токмачы әзерли
Актаныш районында махсус операция хәрбиләренә ярдәм дәвам итә. Иске Богады авылы халкы алгы сафка җибәрү өчен токмач кисү өмәсе оештырган.
Әлеге идеяне авыл мәдәният йорты директоры Әсфирә Хафизова белдергән. Ул хатын-кызларны изге эшкә җыйганда беркемне дә озак чакырырга туры килмәгән – барысы да килгән. Өй эшләрен төгәлләгәч, кичен авыл хатын-кызлары камыр басарга клубка килгән, үзләре белән куна такталары, уклаулар алып килгәннәр.
Мәдәният йорты фойесында өстәлләрне «П» хәрефе рәвешендә тезгәннәр. Хатын-кызлар тыгыз камыр басып, аны юка итеп җәйгән, нәзек токмач кискән – чын-чынлап өй токмачы килеп чыккан. Аны яхшылап киптергәннәр һәм пакетларга тутырганнар.
«Ватанны саклаучылар арасында безнең якташлар да бар. Без аларның урамда йөгереп йөргән, безнең балалар бакчасына йөргән, мәктәптә укыган, гаилә корган вакытларын хәтерлибез... Ә хәзер алар анда, алгы сафта. Бисмилла әйтеп әзерләнгән токмач аларга көч бирсен, өй җылысын искә төшерсен дип телибез», – дип сөйләгән токмач кисүдә катнашкан бер хатын-кыз.
Хатын-кызлар хәзер кулларына корал тотып Ватанны саклаган һәр кешене искә төшерде. Ул ир-атлар солдат кына түгел, ә аларның күршеләре, авылдашлары, элекке укучылары. Аларны үскәнен, гаилә корганын, балалар үстергәнен күреп торганнар. Алар хәзер фронтта, ә өйдә әниләре, хатыннары көтә һәм шушындый кайгырту белән тулы посылкалар.
«Бу токмач безнең сакчыларыбызга туган йорт тәмен искә төшерсен. Аларга көч, сәламәтлек өстәсен. Ә иң мөһиме, алар исән-сау булып өйләренә кайтсын», – дип сөйләгән Әсфирә Хафизова.
Авыл хатын-кызлары токмач басу өчен йөзләгән йомырка кулланган. Токмачны «Без бергә» волонтерлар штабына тапшыралар, аннан гуманитар ярдәм алгы сафка җибәрелә.
Мондый инициативалар – ярдәмнән дә зуррак. Бу чын мәгънәсендә тыл һәм фронт, йорт һәм окоп арасында бәйләнеш. Һәр токмач – туган авылыннан сугышчыга таба сузылган, аны ерактан җылытып торган җеп кебек.
Элегрәк ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык юлламасында махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтүгә мөһим өлеш керткән өчен волонтерларга рәхмәт белдерде.
«Кешеләр моны үз тирәсендә шундый ук битараф булмаган гражданнарны берләштереп, фикердәшләрдән тулы бер командалар җыеп ихлас күңелдән һәм чын йөрәктән эшли», - дип искәртте республика җитәкчесе.
Соңрак Татарстан Рәисе Мәскәү Кремлендә Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда да махсус операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтү турында сөйләде.
«Гуманитар ярдәм күрсәтү буенча бик зур эш башкарабыз. Һәр шәһәргә, һәр муниципалитетка барабыз. Халык та, компанияләр дә гуманитар ярдәм җыю буенча актив эшли: 4389 тонна йөк формалаштырылды һәм җибәрелде», – диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз