Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Актаныш хатын-кызлары Мәскәү госпиталендәге хәрбиләргә бер төндә 50 данә чәкчәк пешергән
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Күпбалалы ана, волонтер Венера Сабитова үзенең дуслары белән Мәскәүнең Н.Н.Бурденко исемендәге госпитальгә барачагын әйткәч, Актанышның Киров сөт комбинатында эшләүче хатын-кызлар җыелып бер төн эчендә 50 данә чәкчәк пешергән. Бу хакта «Актаныш» сайтында хәбәр ителә.
Венера апа авылдашы, махсус хәрби операциядә каты яраланып контузия алган Альберт Җиһангировның хәлен белде. Бер үк вакытта госпитальдәге яралылар, аларны дәвалаучы табиблар белән аралашкан ханым бирегә кабат килергә ниятләп кайтып китә. Бу юлы Яңа ел күчтәнәчләре алып барырга планлаштыралар.
Бүген Мәскәүгә барырга әзерлекнең иң кызган мәле. Венера апа авылдашлар чатына бу хакта язгач, кировлылар гына түгел, күрше Иске Сәфәр, Олыимән авылыннан да халык хәрбиләргә атап күчтәнәчләр китерә башлаган.
Венера апа волонтер дусты Рамил Ибраһимов белән киңәшкәннән соң, 100 солдатка Яңа ел күчтәнәче әзерләргә исәпли. Пакетларда апельсин, мандарин кебек Яңа ел җиләк-җимешләре белән Актанышта ясалган казылык һәм татар халкының милли ризыгы - чәкчәк тә булачак.
Венера Сабитова чәкчәк турында язуга Киров авылының сөт комбинатында эшләүче бер төркем хатын-кызлар хезмәттәшләре Сәрия Басыйрованың өенә җыелалар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз