news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актаныш хастаханәсенең рентген-кабинетына документларсыз эшләүне тыйганнар

Актаныш үзәк район хастаханәсенең рентген-кабинеты тиешле документларсыз эшләгән. Моннан тыш, хастаханәдә радиация контроле дә уздырылмаган. Бу хакта Татарстан буенча Роспотребнадзор Идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Нәтиҗәдә Чаллы территориаль бүлеге судка дәгъва җибәргән. Ведомство таләпләре канәгатьләндерелгән.

Суд дәвалау оешмасын санитар-эпидемиология белешмәсе алырга мәҗбүр иткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100