news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Актаныш хастаханәсендә яңа табиблар эшли башлады

Актаныш район үзәк хастаханәсе яңа табиблар белән тулылана. 2025 елда коллективка тар белгечлекле табиблар - уролог һәм фтизиатр килеп кушылды. Алар халкыбыз сәламәтлеген кайгыртуда үз өлешләрен кертә. Бу хакта «Актаныш» сайтында Ләйсән Газизова яза.

Шахбоз Боазизович Раджабов табиб-уролог, ә Фәрит Галим улы Хисамов табиб-фтизиатр булып эшли башлады. «Актанышны үз итеп, ерак-аралардан курыкмыйча эшкә кайткан докторларның үзләренә дә ныклы саулык, исәнлек, эшләрендә уңышлар телибез!» – диелгән хәбәрдә.

Фото: © http://aktanysh-rt.ru

news_right_1
news_right_2
news_bot