news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Актаныш хәрбиләре «Татарстан алдындагы казанышлары өчен» ордены белән бүләкләнде

Актаныш районының Мари Суыксуы авылы егете Богдан Абышев һәм Иске Әлемдә туып үскән Марат Миңнәхмәтов неонацизмга каршы көрәштә күрсәткән батырлыклары өчен «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены белән бүләкләнде. Бу хакта «Актаныш» сайтында Ләйсән Газизова яза.

Хәрбиләрне район башлыгы Ленар Зарипов та котлап изге теләкләрен җиткерде. «Махсус хәрби операция башланган көннән алып алгы сызыкта булган яшь егетләребез алар. Аларның батырлыгы күпләргә үрнәк», – диде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot