news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актаныш хәрбие Жуков медале белән бүләкләнде

Актаныш хәрбие  Жуков медале белән бүләкләнде
Фото: http://aktanysh-rt.ru/

Актаныш районы Күҗәкә авылында туып-үскән Илдар Хәйретдинов махсус хәрби операциядә хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы өчен Жуков медале белән бүләкләнде. Бу бүләк аның кыюлыгын, фидакарьлеген һәм Ватанга тугрылыгын ил күләмендә тану ул. Бу хакта «Актаныш» сайтында Ләйсән Газизова яза.

Һәрбер шундый герой артында аңарда намус, дәрәҗә һәм Ватанга мәхәббәт тәрбияләгән гаилә тора. Илдарның әти-әнисе – Рәскать абый һәм Рәмилә апа улларында чын ир-ат характеры тәрбияли алган. Аларга батырлык үрнәгенә әверелгән уллары өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәбез.

Бүген нәкъ менә шундый егетләр – авыллардан һәм кечкенә шәһәрләрдән яу кырына киткәннәр илнең терәге булып тора. Аларның ныклыгы, тыйнаклыгы һәм фидакарьлеккә әзерлеге Россиянең көче – аның кешеләрендә икәнлеген исбатлый, диелгән хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100