Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Актаныш хәрәкәте» волонтерлары хәрбиләр өчен яңа ярдәм партиясе әзерли
Актаныш районында махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен гуманитар ярдәм җыю дәвам итә.
«Актаныш хәрәкәте» берләшмәсе волонтерлары Курск һәм Белгород өлкәләрендәге сугышчылар өчен чираттагы йөкне җибәрергә әзерлиләр. Инициативага район халкы да актив кушыла.
Төп мәйданчыкларның берсе Балалар иҗаты үзәге булды. Анда көн саен, иртән һәм кич, өлкән яшьтәге хатын-кызлар маскировка челтәрләре үрәләр. Аларга битараф булмаган башка кешеләр дә кушыла.
Күптән түгел «Алтынчәч» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр дә эшкә кушылды – алар шулай ук якташларыбыз өчен челтәрләр әзерләргә булыштылар.
Район социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре дә читтә калмый. Авыл җирлекләрендә дә эш өзлексез бара: халык бергәләп саклагыч өслекләр ясау өчен берләшә.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзенең Татарстан Дәүләт Советына юлламасында волонтерларга махсус операциягә ярдәм итүдә өлеш керткәннәре өчен рәхмәт белдерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз