Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Актаныш халкы хәрбиләр өчен маскировка челтәрләре үрә һәм токмач кисә

Татарстанның Актаныш муниципаль районы Киров авылы халкы махсус хәрби операциядә катнашучы якташларына ярдәм күрсәтү традицияләрен дәвам итә. Авыл мәдәният йортында эш кайный: берәүләр маскировка челтәрләре үрә, икенчеләр алгы сызыкка җибәрү өчен өй токмачы кисә.
Шушы көннәрдә егермедән артык хатын-кыз токмач кисү өчен өмәгә җыелды. Алар авыл халкы алып килгән 100 йомырка һәм оннан хәрбиләр өчен күчтәнәчләр әзерләде. «Булдырасыз!» - дип дәрт өстәп торды өмәдә катнашучы хатын-кызларга Резеда Маннанова.

Фото: © Ләйсән Газизова тәкъдим итте
Киров авылы халкы инде 6 тартма токмач әзерләгән, якын арада яңа партияне җибәрү планлаштырыла. Үзләре килеп катнаша алмаучылар азык-төлек продуктлары яки акча белән ярдәм итә.
Авыл клубының икенче почмагында да мөһим эш бара – биредә маскировка челтәрләре үрәләр. Рәмзия Ялалова, олы яшьтә булуга карамастан, тырышып тасмалар кисә, аннары аларны башка хатын-кызлар махсус рамкаларга бәйләп куя. Һәрбер төен – ул хәрбиләребезнең иминлегенә керткән өлеш.
Киров авылында яшәүчеләр хәзерге вакытта ил мәнфәгатьләрен яклаучы алты якташы турында горурланып сөйли. Аларның гаиләләренә авылдашлары һәрьяклап ярдәм итә – сүз белән дә, эш белән дә булыша.
«Мондый өмәләрдә катнашу – безнең бурычыбыз, – ди авыл халыкы. – Авылдашларыбыз алгы сызыкта чакта без аларга ярдәм итәр өчен барысын да эшләячәкбез».

Фото: © Ләйсән Газизова тәкъдим итте
Элегрәк ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык Юлламасында махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтүгә мөһим өлеш керткән өчен волонтерларга рәхмәт белдерде. «Кешеләр моны үз тирәсендә шундый ук битараф булмаган гражданнарны берләштереп, фикердәшләрдән тулы бер командалар җыеп ихлас күңелдән һәм чын йөрәктән эшли», - дип искәртте республика җитәкчесе.
Соңрак Миңнеханов Мәскәү Кремлендә Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда махсус операциядә катнашучыларга күрсәтелә торган ярдәм турында сөйләде. «Гуманитар ярдәм буенча бик зур эш башкарабыз. Һәр шәһәргә, һәр муниципалитетка барып эшлибез. Халык та, компанияләр дә зур активлык күрсәтә: 4389 тонна йөк формалаштырылды һәм җибәрелде», – диде ул.
Материал Ләйсән Газизова катнашында әзерләнде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз