news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актаныш халкы махсус хәрби операциядәге якташларына чираттагы гуманитар ярдәмне җыя

Актаныш халкы махсус хәрби операциядәге якташларына чираттагы гуманитар ярдәмне җыя
Фото: https://aktanysh-rt.ru/

Актаныш районы халкы язгы бакча эшләреннән бушаган арада махсус хәрби операциядәге егетләргә гуманитар ярдәм әзерләүне дәвам итә. Бу хакта «Актаныш» сайтында Ләйсән Газизова яза.

Чишмәбаш авылы клуб мөдире Рәсилә Гыйздәтуллина хатын-кызларны токмач кисәргә чакыргач, апалар бар эшләрен бер читкә куеп, клубка өмәгә җыелды. Санаулы гына көннәр эчендә уңган хуҗабикәләр 15 литрлы дүрт чиләк өй токмачы кисеп киптерде. Авыл халкы бердәм төстә акчалата да ярдәм күрсәтте, аны «Без бергә» волонтерлар төркеменә итереп тапшырдылар.

Чишмәбашта яшәүчеләр шулай ук йон оеклар, сөлге, киҗе-мамык тукымадан яулыклар, ир-ат күлмәкләре, ярмалар, соклар, үлән чәйләре әзерләп алып килгән иде. Хәзер җиләк-җимеш куакларының хуш исле яфракларын җыярга иң кулай чор. Зөбәер авылында яшәүчеләр дә махсус хәрби операциядәгеләргә гуманитар ярдәм әзерләгәндә үлән чәйләре янына карлыган, кура җиләге яфраклары кушалар. Авыл балалары өлкәннәргә бик теләп ярдәм итә, бакчалардан яфрак җыеп волонтерларга тапшыра.

Фото: https://aktanysh-rt.ru/

Район халкы хәрбиләргә акчалата да, азык-төлек белән дә ярдәм итә. Кемдер эчке киемнәр китерә, ә кемдер коры ашлар өчен өендә яшелчәләр киптерә.

«Май бәйрәмнәре алдыннан актанышлылар унберенче тапкыр кайнар ноктага гуманитар ярдәм илткән иде. Посылкаларны кулларына алган якташларыбыздан әле дә кайнар сәламнәр, рәхмәт сүзләре килеп тора. Бизнесмен якташыбыз Рәдис Хашимов УАЗ автомобиле сатып алып егетләргә юллаган иде. Радик Гыйльметдинов исемле батырыбыз ярдәмчел Татарстан халкына, аеруча посылкаларны әзерләп җибәргән Җәлил бистәсе, Азнакай, Актаныш, Мөслим районында яшәүчеләргә олы рәхмәтләрен юллады», диелгән хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100