news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Актаныш волонтерлары улын махсус операциягә озаткан пенсионерга өй эшләрендә булышты

Актаныш волонтерлары улын махсус операциягә озаткан пенсионерга өй эшләрендә булышты
Фото: Актаныш районы матбугат хезмәте

Актаныш районы волонтерлары өлкән яшьтәгеләргә ярдәм итә. Актаныштагы 1нче урта мәктәпнең Яшь армия һәм Яшь юл хәрәкәте инспекторы отрядлары өлкән буын вәкилләренә өй эшләрендә булышты. Улын махсус хәрби операциягә озаткан Илүзә Сәрвәрова волонтерларның ярдәмен һәм кайгыртучанлыгын тойды, дип яза «Татар-информ».

Ул балаларны шатланып каршы алды. Быел инде алар икенче тапкыр килә.

«Илүзә Сәрвәрова улын махсус операциягә 2022 елда өлешчә мобилизация буенча озатты. Аның улы Рәзиф Сәрвәров махсус хәрби операциягә 2022 елның 27 сентябрендә китте. Ул күп кенә иптәшләренә ярдәм итеп, аларны берничә тапкыр коткарып калды. Ә үзе яраланды һәм хәзер госпитальдә дәвалана», - дип сөйләде мәктәп укучысы Зәлия Мөхәммәтова.

Ана улы белән горурлана һәм аның әйләнеп кайтуын көтә. Ул ярдәм күрсәткәннәре өчен район җитәкчелегенә һәм мәктәп коллективына рәхмәтле.

Дәлия Ханнанова да матур чәчәк бәйләме һәм кулдан ясалган открытка алды. Озак еллар районның пионерлар оешмасын җитәкләгән Дәлия апа өчен бу – Өлкәннәр декадасы кысаларында тапшырылган зур бүләк.

Волонтерлар язгы-көзге эшләрдә дә катнаша, хуҗалыкта да булыша. Бу юлы алар өй тирәсендәге территорияне тырмалады һәм корыган үләннәрне җыйды.

Өлкәннәргә декада кысаларында гына түгел, ел әйләнәсе ярдәм итәләр. Мәктәп җитәкчелеге әйтүенчә, алар бу эшне олыларга хөрмәт, хезмәт тәрбиясе максаты белән оештыра, диелә хәбәрдә.

Татарстанның Актаныш районы матбугат хезмәте фотолары.

news_right_1
news_right_2
news_bot