news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актаныш волонтерлары махсус хәрби операциядәге якташларына дроннар җибәрәчәк

Актаныш волонтерлары махсус хәрби операциядәге якташларына дроннар җибәрәчәк
Фото: Ләйсән Газизова

Актаныш «Яшьлек» яшьләр үзәгендә махсус хәрби операциягә җибәреләчәк гуманитар ярдәм әзер. Алар арасында хәрби кораллар - мобиль һөҗүм ясый торган дроннар да бар. Һавада очып һөҗүм ясый торган дроннар хәзерге вакытта махсус хәрби операциядәгеләр өчен иң кирәк корал булып тора. Алдагы гуманитар ярдәм аша якташларын шундый өч комплект дрон белән тәэмин иткән иделәр. Бу хакта «Актаныш» сайтында Ләйсән Газизова яза.

Коралның сыйфаты солдатлар тарафыннан яхшы дип бәяләнгәч, волонтерлар тагын дүрт дронга заявка биргәннәр. Мәскәүдән, төгәлрәк әйтсәк Химки шәһәреннән билегеле бер шәхси эшмәкәр үзенең хезмәттәшләре белән тиз арада дрон, күзлек, идарә пульты, башка кирәк-яракларны әзерләп СДЭК аша Актанышка озата. «Без бергә» волонтерлар оешмасы җитәкчесе Гөлинә Иделбаева комплектны тулыландыру өчен батареялар кайтарта.

«Без бергә» телеграм-каналы аша безнең волонтерлар оешмасының эшчәнлеген район кешеләре генә түгел, ә Татарстаннан, Россиянең төрле төбәкләреннән карап, күзәтеп торалар. Акчалата ярдәм итәргә теләүчеләр дә төрле төбәкләрдән. Менә шул акчаларның 466 мең сумына дүрт комплект дрон һәм антидрон кайтарттык. Бу дроннар аз чыгымлы һәм нәтиҗәле булуы белән аерылып торалар. Дрон үзе 57 мең сум тора, киләчәктә комплектның башка әйберләре хәрбиләрнең үзендә калгач, безгә шул дронны гына җибәрәчәкбез. Кораллар гуманитар ярдәм белән дүрт төбәккә китәчәк», - ди Гөлинә Иделбаева.

Антидроннарга да сугышчылар тарафыннан сорау зур.

Моңа кадәр дә райондашларыбызның үтенече буенча антидроннар төрле юнәлешләргә җибәрелгән иде. Менә бусы-җиденчесен дә иртәгә, 20 апрель көнне махсус хәрби операциядәге якташларыбызга алып китәчәкләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100