news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актаныш волонтер-артистлары Татар Ямалысы авылында хәйрия концерты күрсәтте

Актаныш районы волонтерлары һәм «Без бергә» төркеме артистлары махсус хәрби операциядәге райондашларына ярдәм йөзеннән район авылларына барып хәйрия концертлары куя. Шушы көннәрдә алар Татар Ямалысы авылы халкына җырлы-биюле тамаша күрсәтте. Тамашадан 18 мең сум акча керде. Ул хәрбиләргә кирәк-яраклар алу өчен тотылачак. Бу хакта «Актаныш» сайтында Ләйсән Газизова яза.

«Без бергә» концерт төркеме оешуга ике елга якын. Актаныш артистлары белән үзешчәннәр район авыллары буенча гастрольләргә йөрүне туктатмый, һәр җирлектә аларны көтеп алалар, халык зал тутырып хәйрия концертларына килә, билет бәясеннән тыш та махсус хәрби операциядәгеләргә ярдәм булсын дип өстәмә акча да тапшыра.

Быелгы концерт сезонында «Без бергә» төркеме район волонтерлары белән Актаныш районы авылларына бардылар, шулай ук ут күршеләребез Башкортстанның Илеш районы Ябалак авылында да чыгыш ясадылар. Илешлеләр үзләре дә актив, Актаныш районының Кәзкәй һәм Тыңламас авылларында хәйрия концертлары куйдылар. Илебездәге вазгыять менә шулай араларны тагы да якынайта, уртак максат - Җиңүгә омтылыш дуслык җепләрен ныгыта.

21 ноябрьдә «Без бергә» төркеменең талантлы артистлары Татар Ямалысы авылы халкына җырлы-биюле тамаша тәкъдим итте. Ватанга, туган авылга, сөйгән ярга багышланган җырлар, патриотик хисләр белән сугарылган нәфис сүз номерлары беркемне дә битараф калдырмады, һәр чыгыш көчле алкышларга күмелде.

Татар Ямалысы үзе дә геройлар үстергән авыл. Зиннур һәм Денис Мадыховлар, Артур Салихҗанов, Зөфәр Закиров, Илдар Давытов Россиянең киләчәге өчен яу кырында. Контракт төзеп Украинага киткән Виталий Мостафин каты бәрелешләрдә батырларча һәлак булды. Әлеге авылдашларының исемнәрен, аларның гаиләләрен Татар Ямалысы авылы халкы онытмый, горурлана, ничек тә үзләренә, якыннарына ярдәм итәргә тырыша.

Оештыручыларга, катнашучыларга һәм хөрмәт итеп килгән барлык тамашачыларга ихластан рәхмәт сүзләре генә әйтәбез, диелгән хәбрәдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100