news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Актаныш волейболчылары 70 мең сумлык сертификатларын хәрбиләргә ярдәмгә юллады

Актаныш волейболчылары 70 мең сумлык сертификатларын хәрбиләргә ярдәмгә юллады
Фото: http://aktanysh-rt.ru/

Актаныш районы волейбол командасы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе, волейбол федерациясе рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Кубогына республика беренчелегендә чемпион исемен яулап, 70 000 сум күләмендә акчалата бүләкләнде. Бу хакта «Актаныш» сайтында хәбәр ителә.

Ярышлар Кукмарада узды. Волейболчылар җиңүләрен илебез тынычлыгы өчен көрәшкән махсус хәрби операциядә катнашучыларга багышлады һәм акчаны аларга җылы киемнәр алуга юнәлдерделәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot