news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актаныш ветераннары махсус операциядә катнашучыларга бронежилет сатып алу өчен акча бирде

Актаныш ветераннары махсус операциядә катнашучыларга бронежилет сатып алу өчен акча бирде
Фотоны Ләйсән Газизова тәкъдим итте

Татарстанның Актаныш районы хәрби иҗтимагый оешмалары ветераннары хәйрия акциясенә кушылды.

Бу юлы активистлар, «Без бергә» рәсми Ярдәм фондына 37,8 мең сум акча тапшырып, махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтте. Әлеге акча якташлары үтенече буенча бронежилет сатып алуга тотылачак.

Моннан тыш, ветераннар Актаныш районыннан элегрәк фронтка озатылган гуманитар йөк партиясен әзерләүгә дә шактый өлеш кертте. Акчалата ярдәм күләме 33 мең сум тәшкил итте. Чираттагы йөк составында 1232нче мотоукчы полкы хәрбиләре өчен 28 мең сумлык электр генераторы да бар иде.

Ветераннар райондагы башка иҗтимагый оешмаларны ярдәм күрсәтү процессына кушылырга һәм якташларына булышуда үз өлешен кертергә чакыра.

2 сентябрьдән Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә 2 миллион сумга кадәр акча бирелә. Акчаның күләме арту республикада түләүләр күтәрелүгә бәйле.

РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була. Шулай ук Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1нче разряд) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Адресы: Казан, Аэропорт урамы, 1/40; телефоны: (843) 221-44-52. Моннан тыш, 8 800 222 59 00 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә була.

Материал Ләйсән Газизова катнашында әзерләнде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100