news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актаныш үзәк хастаханәсендә «Авыл табибы» программасы буенча уннан артык табиб эшли

Актаныш үзәк хастаханәсенең табиблар белән тәэмин ителеше 90 процент, ә шәфкать туташлары белән 95 процентны тәшкил итте. Бүгенге көндә «Авыл табибы» программасы буенча Актаныш районы үзәк хастаханәсендә 13 табиб эшли. Бу хакта «Актаныш-информ» хәбәр итә.

2022 елда 6 табиб район үзәк хастаханәсенә эшкә кабул ителде. Офтальмологлар- Мохаммед Шәрифуллах һәм Татьяна Петрова, акушер-гинеколог Рамиль Зәйнагутдинов, кардиолог Динара Анамова, анестезиолог- реаниматолог Эльвина Мортазина, табиб - стоматолог Алия Маннапова халыкка медицина хезмәте күрсәтә башлады. 

Кадрлар мәсьәләсе район советы сессиясендә демография буенча программа кабул иткәндә каралды.

Актаныш хастаханәсенә бүген оториноларинголог, уролог, невролог, хирург, психиатр кебек белгечләр кирәк.

Районның сәламәтлек саклау учреждениеләрендә 390 кеше эшли, алар арасында 46 табиб, 219 шәфкать туташы бар.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100