news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Актаныш урманчысы район башлыгы бүләгенә лаек булды

Актаныш урманчысы район башлыгы бүләгенә лаек булды
Фото: http://aktanysh-rt.ru

Актаныш районы урманчысы Рәмис Хисамов районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Аны Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов белән Татарстан урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров тапшырды. Бу хакта «Актаныш» сайтында Ләйсән Газизова яза.

Актаныш районы урманчысы намуслы хезмәте һәм Татарстан урман хуҗалыгын үстерүгә керткән өлеше өчен бүләкләнде.

Рәмис Хисамов инде күп еллар урман хуҗалыгы системасында эшли, югары профессионализм, җаваплылык һәм үз эшенә бирелгәнлек сыйфатлары белән аерылып тора. Аның хезмәте Актаныш районының урман байлыкларын саклап калуга һәм арттыруга күп тапкырлар ярдәм итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot